Гаиләдәге сихри җылылык (6+)

28 сентябрь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Гаиләдәге сихри җылылык» дигән әңгәмә оештырды.

Чара башында балалар үзләре өчен «гаилә» төшенчәсенең нинди мәгънәгә ия булуын аңлатты. Шуннан соң катнашучылар бишәр кешедән торган төркемнәргә («гаиләләргә») бүленде. Һәр «гаилә» «гаилә чәчәге» үстерергә тиеш булды, әмма бер мөһим шарт бар иде: әлеге чәчәкне «гаилә» белән, бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәм итеп үстерергә тиеш. Моның өчен төркемнәргә материаллар – катыргы кәгазь, төрле төстәге уч төпләре, җилем, фломастерлар таратылды, һәм алар эшкә тотынды. Уч төпләренең һәр бармагына балалар «Ягымлы сүзләр», «Гаилә гореф-гадәтләре», «Яхшы эшләр», «Яраткан шөгыльләр» темалары буенча сорауларга җавап язды. Чара барышында гаилә турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Иҗади биремнең максаты – мәктәп укучыларында гаилә турында бергә гомер итүче, бер-берсен яратучы һәм кайгыртучы кешеләр буларак күзаллау булдыру.
Чара азагында һәр «гаилә» башкаларга охшамаган, кабатланмас үз гаилә чәчәген үстерде. 

Поделиться: